“Әтине гафу итә алмыйм”
- Әтиемне кичерә алмыйм, ул күптән гүр иясе инде, югыйсә, - дип эч серен чиште Гөлсем (исемен үзгәрттем). - Күңелгә җыелган рәнҗү-үпкә җанны-тәнне агулый, чиргә сабыштыра икән. Мин шуңа өзлексез авырыйм, ахрысы. Гөлсем белән сырхауханәдә очраштым. Бүтәннәрне ишетергә теләмичә, үзенекен генә сөйләве, туктаусыз зарлануы өчен өнәмәсәм дә, кызганудан, тыңламый чарам...